Әгерҗедә мөгаллимнәрне һәм тәрбиячеләрне зурладылар
Бүген Әгерҗедә гомерләрен игелекле хезмәткә багышлаган мөхтәрәм мөгаллимнәрне һәм тәрбиячеләрне зурладылар.
Район башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина аларга олы бүләк ясады. Казаннан парлы артистлар Рәфинә Ганиуллина–Рәзил Камалов, Гөлназ–Илсур Шәрипҗановлар концерт куйдылар.
Бу көнне сәхнә түрендә иң-иңнәр дә бүләкләнде. Бер төркем мөгаллимнәргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларга, район башлыгының Мактау грамотасына ия булучыларга, быел юбилейларын билгеләп үтүчеләргә, сентябрьдән укытучылар сафын тулыландырган яшь егет-кызларга район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников, спорт һәм мәдәният бүлекләре начальниклары Илшат Гайнетдинов, Марс Гатауллин иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Аннан соң Казан артистлары һәм Иж-Бубыйның “Карусель“ бию төркеме матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев