Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Әгерҗедә – яшь укытучылар форумы

Әгерҗедә яшь педагоглар “Уңышка юл“ дигән форумда катнаштылар. Анда Әгерҗедән генә түгел, Удмуртиянең Кече Пурга районыннан, Чаллы, Алабуга университетларыннан, Можга педагогия көллиятеннән мөгаллимнәр катнашты. Яшь хезмәттәшләренең эшләренә бәя бирергә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары да килгән иде.

 

Форумга старт бирелгәнче 3нче мәктәпнең укучылар һәм укытучылары Толстой елына багышланган театраль күренеш күрсәттеләр.

Яшь педагогларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сәламләделәр.

Аннан соң иң мавыктыргыч өлеш башланды. Яшь мөгаллимнәр командалары бәхәскә төрле өлкәләрдә уңыш яулаган һөнәри лидерларны дәшкәннәр иде. Алар “Кешенең уңышка юлы“ дигән темага сөйләшү алып бардылар. Районның яшь педагоглар советы рәисе Кристина Коробейникова лидерларга карьера, гаилә һәм башка юнәлешләр буенча сораулар бирде. Мәсәлән, Россиядә хатын-кыз Президент – чынбарлыкмы? Сез ашарга әзерли беләсезме? Хәзерге заманда дефицит әйбер нәрсә ул? дигән сорауларга бик мәгънәле җаваплар алынды.

Соңыннан яшь укытучылар мастер-классларда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев