Әгерҗедәге “Кировское“ ТОСы активистлары булачак беренче сыйныф укучыларына бүләк ясадылар
Әгерҗедәге “Кировское“ ТОСы рәисе Клара Безбородова җитәкчелегендәге активистлар беренче сыйныфка баручы малай-кызларга бүләк ясадылар.
Алар булачак өч укучыга канцелярия кирәк-яраклары, икенче аяк киеме өчен капчык, йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.
- Балалар һәм әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле булды. Ә булачак беренчеләргә яхшы укуларын, тәртипле булуларын теләдек, – диде Клара Васильевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев