Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗегә мәгариф министры килде

Январь аенда Әгерҗе районы мәгариф оешмаларында ТР мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль департаменты белгечләре эшләде. Бүген район хакимияте бинасында әлеге тикшерүгә йомгак ясауга багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

Киңәшмәгә кадәр Рафис Тимерханович, аның урынбасары –   ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, район башлыгы Валерий Макаров, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина  катнашындагы эшлекле делегация, Әгерҗедәге 3нче балалар бакчасы, 1нче гимназия, коррекцион мәктәп-интернат, Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалында булып, уку-укыту, белем һәм тәрбия бирү шартлары белән якыннан таныштылар.

Районның барлык мәгариф оешмалары вәкилләре катнашында хакимият бинасының актлар залында узган киңәшмәдә департамент тарафыннан алып барылган өч юнәлеш – мәгариф тармагында дәүләт күзәтчелеге, лицензия таләпләрен үтәү һәм белем сыйфаты буенча тикшерү нәтиҗәләре бәян ителде.   

Киңәшмә районның иң лаеклы педагогларына дәрәҗәле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев