Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗелеләр – Казанда кызлар гимназиясендә

Хезмәттәшем – Иж-Бубый авыл тарихы музее хезмәткәре Нурия Мәннапова белән бергә Казан шәһәренең 4нче кызлар гимназия-интернатында Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан “Татар хатын-кызлар мәгариф дөньясы: тарих һәи киләчәк” темасына уздырылган халыкара конференциядә катнаштым.

Очрашуда без татар мәгърифәтчеләренең  дөньяви мәгариф тарихындагы эзен, дөньяви белем юлында татар кызларының тоткан урынын билгеләп ясалган чыгышлар тыңладык; бүгенге көндә гыйлемле, милли узаңлы һәм әхлаклы  кызлар тәрбияләүнең чаралары турында фикер алыштык. Мин үзем конференциядә катнашучыларны Иж-Бубыйда Россиядә беренче булып оештырылган мөселман хатын-кызлар дәрелмөгаллиматы тарихы һәм аның җитәкчесе Мөхлисә Буби шәхесе белән таныштырдым, мәдрәсә ябылганнан соң Шәркый Төркестанга китеп, кытайлы татарлар арасында мәгариф эшен дәвам иттергән Габдулла Бубиның Голҗа шәһәрендәге эшчәнлегенә һәм аның шунда иҗат иткән язма әсәрләренә күзәтү ясадым, Г.Буби тарафыннан оештырылган “Нур” мәктәбендә һәм укытучылар өчен курсларда укып белем алган һәм гомерләрен остазлары кебек татар-төрки халыкларын гыйлемле, тәрбияле итүгә багышлаган шәкертләрне барладым. Без шулай ук әлеге уку йортында “Мәгърифәт йолдызлыгында” музеен ачу һәм Казан мәктәпләрендә укучы кызларга “Ак калфак” премиясен тапшыру тантаналарында катнаштык, каллиграфия     сәнгате буенсча мастер-класс үттек. Әлеге чара безнең күңелләрдә зур канәгатьлек  хисе калдырды.

 

Алсу Хисмәтуллина,  

Иж-Бубый авыл тарихы музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев