Яшь укытучыларга өстәмәләр күләмен 4 тапкырга арттырачаклар
Түләүләр 2,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр күтәреләчәк
Моңа кадәр яшь белгечләрнең хезмәт хакларына 2,5 мең сум өстәлсә, моннан соң бу сумма 10 меңгә кадәр арттырылачак. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың педагогик хезмәткәрләренә ярдәм чараларын киңәйтү турында карар кабул итте, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә.
“Без, республиканың киләчәге нәкъ менә алар кулында икәнен аңлап, педагогларыбызга ярдәм итү программаларын киңәйтәбез. Төп үзгәрешләрнең берсе яшь белгечләргә өстәмә түләүләрне дүрт тапкырдан күбрәккә - 2,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр арттыру булачак, - дип хәбәр итте министр.
Моннан тыш, техникум һәм көллиятләрнең педагогик хезмәткәрләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен яңа грантлар барлыкка киләчәк. Шулай ук «Безнең яңа укытучы» республика грантына дәгъва итүчеләр саны 500 кешегә кадәр җиткереләчәк.
Министр сүзләренчә, тулаем алганда, бу киңәйтелгән чараларга 1 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев