Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Исәнбай мәктәбе укучысы “Глаголица” халыкара әдәби бәйгесе финалында катнашты

Бәйгегә 36 илдән 2115 эш кабул ителгән

Бу көннәрдә 6 сыйныф укучысы Фазлиахметова Алия “Глаголица” XII халыкара бәйсез әдәби бәйгесе финал этабында катнашты . Быел бәйгегә 36 илдән 2115 эш кабул ителгән. Ике меңнән артык эштән һәр номинациягә 10ар жиңүче сайлап алынган.

Россия, АКШ, Греция, Кипр, Словакия, Молдова, Беларусь, Казахстан, Монголия һәм Кытай кебек илләрдән 100дән артык финалист Казанга көндезге этапта катнашу өчен килделәр. Алар биш көн дәвамында танылган язучылар, журналистлар һәм тәрҗемәчеләр белән шөгыльләнделәр, мастер классларда булдылар, дөньякүләм күренекле шәхесләр белән очраштылар.

Котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев