Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Исәнбай укучыларында - 15 призлы урын

Район данын республикада яклый

Исәнбайда узган авыл җыенында мәктәп коллективының да уңышлары бәян ителде. Быелгы уку елында гына Исәнбай укучылары төрле фәннәр буенча район олимпиадаларында 15 призлы урын яулаганнар.

10 сыйныф укучысы Ралинә Хәбирова – өч, 7 сыйныфтан Зилә Нурмөхәммәтова ике фәннән җиңүче. Алар тиздән район данын республикада яклаячаклар.

Әлеге укучыларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды, ә олимпиадага әзерләгән укытучылар Эльвира Сундукова, Гөлназ Хуҗина, Алсу Латыйпова, Энҗе Латыйповага рәхмәт сүзләре әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев