Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Җитәкчеләр районыбызда 48 укучыга мәктәп җыелмалары алуда булышты

Серле белем дөньясы көтә

Җәйге каникул тәмамланырга ике атнадан күбрәк вакыт калса да, мәктәпкә әзерлек эшләре тулы көчкә алып барыла инде. Бу атнада “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында яңа уку елына багышланган беренче бәйрәм чарасы да узды. 

“Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе кысаларында үзләре өчен мәктәп дөньясы дигән яңа сәхифәне ачарга әзерләнүче беренчеләрне хөрмәтләделәр. Театр иҗаты түгәрәге әгъзалары әзерләгән күренеш тә нәкъ менә шул теманы үз эченә алган иде. Бәйрәм чарасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә дә басым ясалды. Чөнки беренчеләр өчен бу бигрәк тә мөһим. Алар берникадәр вакыттан мәктәпкә мөстәкыйль йөри башлыйлар бит. Ә малай-кызлар сынаталармы соң инде?! Аларның юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләре сокландырды. 

“Ералаш“ киножурналындагы яраткан күңелле серияләрне дә кызыксынып карадылар балалар. Әлеге мульфильмда ул чордагы мәктәп тормышын да күзәттеләр. Мәктәп, андагы шартлар еллар узу белән үзгәрсә дә, тәрбияви кыйммәтләр шул ук кала. Биредә дә яхшы белем һәм тугры дуслык дигән төшенчәләр башыннан ахырга кадәр кызыл җеп булып үрелеп барды. 

Җитәкчеләр – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесенең Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Раушания Тимкина булачак беренчеләргә дә шул ук теләкләрне җиткерделәр.

–    Сезне кызыклы, серле, мавыктыргыч белем дөньясы көтә. Без сезнең тырыш, үрнәк укучылар булачагыгызга ышанабыз, – дип алар беренче сыйныфка баручы 18 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар. 

Аларга һәм 2-11 сыйныфта белем алучы 48 укучыга мәктәп җыелмалары алуда районыбыздагы оешма-предприятие җитәкчеләре зур ярдәм күрсәттеләр. Исегезгә төшерәбез, “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе кысаларында авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм кулы сузыла. 

Бу көнне бәйрәм бик күңелле һәм матур узды. 

–    Коронавирус пандемиясе аркасында билгеле чикләүләр булу сәбәпле, безгә дә чыгыш ясаучыларның санын киметергә туры килде. Әмма кул сугышы секциясе, спорт аэробикасы, бию һәм театр иҗаты түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләрнең һәр чыгышы балалар күңеленә хуш килгәндер дип ышанасы килә. 1 сентябрьдә балаларыбыз, яраткан мәктәпләре бусагасын атлап кереп, сыйныфташлары, укытучылар белән күрешерләр дип өметләнәбез, – диде балалар иҗаты йорты директоры Валентина Федорова. – Шуны онытмагыз: безнең иҗат йорты ишекләре дә сезнең өчен һәрчак ачык, балалар. 
Бәйрәм тантанасыннан соң балалар өчен иҗат йортында уздырылган экскурсия аларның бирегә килү теләген тагын да арттыргандыр. 

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев