Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кадыбаш урта мәктәбе «Инженерлык республикасы» проектына кушылды

Казан шәһәренең Венера Кашфиевна Хәйретдинова җитәкчелегендәге «Лицей- инженер үзәге» белән хезмәттәшлек башланып китте

Кадыбаш урта мәктәбе бу уку елында "Инженерлык республикасы" проектына кушылды. Казан шәһәренең Венера Кашфиевна Хәйретдинова җитәкчелегендәге "Лицей- инженер үзәге" белән хезмәттәшлек башланып китте.

Лицей өч юнәлеш: электроника нигезләре, инглиз теле, математикадан махсус курсны үз эченә алган кейс программалар белән тәэмин итте, укытучыларга курс әзерлеге үткәрде. Инновацион юнәлешне тормышка ашыру өчен, программаны үзләштерүгә махсус җиһазлар кирәк иде. Район башлыгы Ленар Фәрид улы Нургаянов бу башлангычны күтәреп алды һәм яшь буынны кече яшьтән үк инженерлык серләренә өйрәтү өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә алынды. Бу көннәрдә тулы комплект җиһазлар мәктәпкә кайтып иреште.

Әлеге программаны тормышка ашыручы югары категорияле физика- информатика укытучысы Гиззатуллина А. Ш. һәм кыска гына вакытта инде бу курсларны яратып өлгергән балаларның әти-әниләре, мәктәп администрациясе җиһазларның тиз вакытта килеп җитүенә чиксез шат һәм район башлыгы Ленар Фаридовичка рәхмәтле.

Мәгариф идарәсе начальнигы Сафиуллина Вәсилә һәм ИМБ җитәкчесе Ахтямова Гүзәл  " Точка роста" программаларын тормышка ашыручы мәктәп директорлары: Муллануров И.Ф., Гиззатуллина А. Р., Давлетова М.З. яңа җиһазлар белән танышырга һәм киләчәктә ресурс үзәк булып билгеләнгән Кадыбаш урта мәктәбе белән хәзмәттәшлек итәргә планнар кордылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев