Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каникуллар көннәре билгеләнде

Көзге каникул - 7 көн, кышкысы 14 көн булачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2018-2019 уку елында көзге, кышкы, язгы мәктәп каникуллары көннәрен тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Төрле уку йортында көзге каникул төрле вакытта була. Сәбәбе – һәр мәктәптә кабул ителгән укыту вакыты булу”, - диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Министрлык тәкъдиме нигезендә, көзге каникуллар 31 октябрьдән 6 ноябрьгә (җиде көн), кышкысы – 26 декабрьдән 2019 елның 8 январена (14 көн), язгы каникул 2019 елның 23 - 31 март көннәрендә (тугыз көн) булырга тиеш.

Моннан тыш, беренче сыйныфлар өчен өстәмә каникул 11 февральдән 17 февральгә кадәр (җиде көн) була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев