КФУ олимпиадасының «Татар теле» профилендә Исәнбай мәктәбе укучысы уңышка иреште
Казан федераль университетының төбәкара фән олимпиадаларының нәтиҗәләре билгеле булды.
Исәнбай мәктәбе өчен бу олимпиада аеруча уңышлы булды: 11 сыйныф укучысы Зилә Нурмөхәммәтова "Татар теле" профилендә III урынны алды.
Әлеге җиңүнең әһәмияте ярышның кискен булуы белән ассызыклана. Олимпиада комиссиясе беренче урынны бөтенләй билгеләмәгән. Барлык катнашучылар арасыннан 2нче (91 балл) һәм Зиләнең 3нче (89 балл) урыннары гына билгеләнгән. Бу исә Зиләгә югары уку йортына кергәндә өстәмә балл алу хокукын бирә.
Шулай ук әлеге олимпиадада Исәнбай мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Элиза Хәмидуллина һәм Мәдинә Мөхәммәдиева да катнаштылар. Алар да үз категорияләрендә беренче унлыкка керделәр.
Кызларны олимпиадага туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хуҗина әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев