“Көмеш каләм” фестивале иҗатка рухландыра
“Көмеш каләм” фестивале быел 22нче тапкыр уздырылды
Узган гасырның 90нчы еллар ахырында нигез салынган “Көмеш каләм” фестивале быел 22нче тапкыр уздырылды. Бу юлы яшь иҗатчыларны, нәфис сүз осталарын 3нче мәктәп үзенә җыйды.
Әлеге мәктәпнең татар теле мөгаллимәләре балаларда татар теленә кызыксыну уятуда, аларны туган телебездә сөйләшергә өйрәтүдә зур тырышлык куялар. Укучыларның сәхнә осталыкларын үстерүдә дә аларның өлеше зур. Быелгы уку елында нәкъ менә әлеге мәктәп укучылары Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Сугыш җиле” әсәрен дәрәҗәле жюрига тәкъдим иттеләр һәм җиңү яуладылар. Фестиваль көнне исә мөгаллимәләр һәм укучылар дәһшәтле сугыш елларында шушы мәктәптә урнашкан эвакогоспиталь тормышын сәхнәләштерделәр. Шәһәр мәктәбендә укысалар да, укучыларның саф татарча сәнгатьле итеп сөйләүләре сокландырды.
“Көмеш каләм” фестиваленә традицион “Яшь хәбәрче”, “Яшь шагыйрь”, “Яшь хикәяче”, “Нәфис сүз” номинацияләренә быел тагын берәү “Яшь экскурсовод” дигәне дә өстәлгән. Анысында укучылар мәктәп музейларына виртуаль экскурсия оештырдылар. Әйтик, 3нче мәктәптән Илсинә Гыйззәтуллина әле быел гына үз ишекләрен ачкан музейлары турында бәян итсә, Исәнбайдан Мәдинә Мөхәммәдиева музейларында 80 елдан артык сакланучы фронт хатлары турында сөйләде.
Ә Девятернядан Энҗе Шәрипова авылдашлары – сугыш ветераны Фәйзулла Мөсифуллин турында бәян итте. Фронтка әнисе биргән агач кашыкны алып киткән егет фронт юлларын узганда да аны югалтмыйча туган йортына алып кайта...
– Эшләрнең барысы да бик мавыктыргыч, кызыклы. Укучылар җитәкчеләре белән берлектә зур эш алып барганнар. Экскурсовод ул күп белергә, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга, һәр вакыйга турында тыңлаучы күңеленә үтәрлек итеп сөйләргә тиеш. Алга таба укучылар бу “эшнең” асылына тагын да ныграк төшенерләр дип ышанам, – диде әлеге номинациянең жюри рәисе, Иж-Бубый музее хезмәткәре Алсу Хисмәтуллина.
“Нәфис сүз” номинациясендә быел укучылар Әгерҗедә яшәүче язучы Наилә Харисова һәм Кырындыда туып-үскән шагыйрә якташыбыз Эльвира Әхмәтованың шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Бу иң күп укучы катнашкан номинация булды. Шунысын да әйтергә кирәк, укучылар аңа җитди әзерләнгәннәр. Шагыйрәләрнең күңел халәтләренә туры килгән шигырьләрен сайлап алганнар. Әйтик, Көчек мәктәбеннән Иделия Йосыпова Наилә ханымның “Киек каз язмышы” шигырен сөйләп күңел кылларын тибрәтте.
– Укытучым Наилә апаның китабын бирде дә, күңелемә ошаган шигырьне сайларга кушты. “Киек каз язмышы”н бер укуда ошаттым. Чөнки бу шигырьнең эчтәлеге тирән мәгънәгә ия. Аны хис-кичерешләргә бирелми генә сөйләп тә булмый, – диде Иделия.
Салагыштан Нурфигать Шакировка да афәрин! Әлеге фестивальдә кайчандыр абыйсы Шәфәгатьнең шигырь укуына соклана идек, хәзер “Нәфис сүз” номинациясен Нурфигатьтән башка күз алдына китереп булмый. Ул үзен “Яшь хикәяче” номинациясендә дә сынады һәм сынатмады.
Фестивальдә шигырь, хикәя, мәкалә язучыларга бәлки авыргарак та туры килгәндер. Чөнки бер сәгать эчендә генә бөтен уйлаган фикерне кәгазь битенә төшереп бетерү мөмкин түгел. Шул ук вакытта жюри әгъзалары укучыларның эчтәлекне ачарга, фикерләрен төгәл, эзлекле итеп җиткерергә тырышканлыкларын әйттеләр.
Татар теле мөгаллимәләренең дә үтенечен җиткерәсе килә. Алар алдагы елларда “Көмеш каләм” фестивале алдыннан укытучылар һәм укучылар өчен мастер-класслар уздырылуын, шәһәр һәм авыл укучыларының эшләре аерым бәяләнүен телиләр. Оештыручылар бу тәкъдимнәрне искә алырлар дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев