Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп программасында нинди дәресләр җитми?

Кызыклы сораштыру уздырганнар

Мәктәпләрдә физика белән математиканы гына яхшы белү җитәме икән? Мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына аяк баскач, бик күп яшьләр, төрле проблемаларга юлыгып, ни эшләргә белми аптырап кала. Бәлкем, мәктәпләрдә төп фәннәрдән тыш, чын тормышны күзалларга өйрәткән психология дәресен кертү дә дөрес булыр.

 Skillbox һәм VK  үткәргән сораштыруда күренгәнчә , күпчелек россиялеләр мәктәптә психология өлкәсен өйрәнелүен хуплый. Сораштырылучының 52 проценты балаларны мәктәптән үк финанс грамоталылыгына, 38 проценты программалаштыруга өйрәтү кирәк дип саный. Психология өчен 34 процент кеше тавыш биргән.

Моннан тыш, 30 процент сораштырылучы  мәктәп программасында икътисад, 9% проценты дизайн, 8 проценты маркетинг буенча дәресләр күрергә теләүләре турында теләк белдергән.

Заманча мәктәпкә һөнәри юнәлеш бирү кирәкме? Сораштыруда катнашучыларның  73 проценты балаларны һөнәр сайлауда юнәлеш бирүне мөһим дип белдергән. Мәктәп укучысына вакытыннан алда һөнәри юнәлеш бирү аның үсешен чикләргә мөмкин, дип  моның белән килешмәүчеләр дә бар.

Таңсылу Габидуллина, Мәгариф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев