Мөгаллимнәр Казанда ярминкәдә катнаштылар
Узган ялларда бер төркем мәгариф хезмәткәрләре Казанда узган ярминкәдә катнаштылар.
Бу турыда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина хәбәр итте:
- Көзге байлык-муллык чорында мәгариф учреждениеләренең Казанда ярминкә уздырулары матур традициягә әйләнде. Без дә ял көннәрендә идарә хезмәткәрләре, Бима мәктәбе, Сарсак-Омга лицее коллективлары әзерләгән бал, яшелчәләр, консервланган кыяр-помидорлар, салатларны алып иртүк юлга кузгалдык. Дөрес, Казан белән Әгерҗе арасы ерак булу, чыгымнар күп тотылу сәбәпле, теләгән бөтен әйберне дә алып бара алмадык. Әмма роно белгечләре, мәктәп директорлары Сергей Маркитонов һәм Эдуард Михайловның тырышлыгы, осталыгы белән без дә башкалар янында үзебезне тиешле дәрәҗәдә күрсәттек дип әйтә алам. Күргәзмә дә әзерләдек, товарыбызны мактап сата да белдек, җырлап-биеп тә алдык.
Ярминкәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм Мәгариф һәм фән министрлыкларының Рәхмәт хатына лаек булдык. Бу – мәгариф идарәсе, Сарсак-Омга лицее һәм Бима мәктәбе коллективының хезмәтенә зур бәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев