Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ничә градус салкында укырга бармаска ярый?

Салкыннар аркасында кисәтү игълан ителде

Мәгариф министрлыгы салкыннарда мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлатты. Бу хакта Татар-информ яза.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәптә дәресләрнең кышын нинди һава температурасында туктатылырга мөмкинлеген аңлаттылар.

«Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында -23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -25 градуста дәресләр булмаска мөмкин», — дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова.

Моннан тыш, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -27 градус булганда, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -32 градус салкын булганда, дәресләр туктатыла.

Ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы -3 градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге 6-10 м/с артмаган очракта гына үткәрергә мөмкин. Өлкән сыйныф укучылары өчен исә -10 градустан түбән булмаган һәм җил 6-10 м/с көчлерәк булмаган очракта рөхсәт.

Министрлык шулай ук -25 градус һәм аннан түбән температурада балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның муниципалитет чигеннән чыгуын туктатырга киңәш итә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, салкыннар аркасында Татарстанда кисәтү игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев