Олимпиадалар йолдызы
3нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Самат БАХАЕВ өчен бу уку елы җиңүләргә аеруча бай булган. Ул математикадан “Олимпка юл” республика олимпиадасында – җиңүче, физикадан призер Дипломына ия.
ЕРАК РАЙОННАРНЫҢ СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАРЫ
Яңа ел алдыннан якташыбыз, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм бер төркем иганәчеләр, “Ерак районнарның сәләтле балаларына” акциясенә кушылып, Әгерҗе районының 17 талантлы баласына белем һәм күнекмәләрен арттыруга нигезләнгән, үзләре хыялланган кыйммәтле бүләкләрне алу өчен сертификатлар тапшырганнар иде. Узган атнада район башлыгы Ленар Нургаянов, 4нче мәктәптә оештырылган түгәрәк өстәл артында Әгерҗебезнең киләчәге булган бу сәләтле укучылар белән очрашып, бүләкләрне тапшырды. Алар арасында республика олимпиадасы җиңүчесе һәм призеры Самат Бахаев та бар. Ул “Фейнмановские лекции по физике” дәреслекләренә һәм планшетка ия булды.
– Әлеге дәреслекләрдә физикадан 1970 елдан алып зур күләмле материал тупланган. Бүләккә чын күңелдән сөендем. Хәзер миңа физиканың барлык бүлекләрен тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килде. Планшет шулай ук яраткан фәннәрем белән шөгыльләнгәндә зур ярдәмче булыр дип ышанам, – диде Самат.
Ул, мондый очрашуларның әһәмиятен ассызыклап, алар сәләтле балаларга алга таба тагын да ныграк шөгыльләнергә, үсәргә этәргеч бирә, – диде.
КҮЗ АЧЫП ЙОМГАНЧЫ ЧИШӘ
Самат 3нче балалар бакчасына йөргәндә үк төркемдәшләреннән математик сәләте көчле булуы белән аерылып тора. Тәрбиячеләре балаларга бер урынлы саннарны кушарга-алырга өйрәткәндә, ул өч урынлы мисалларны күз ачып йомганчы чишә.
Мәктәпкә укырга кергәч тә сыйныфташларыннан алда бара. Дәреслекләрдән укытучы кушкан биремнәрне чишеп бетерүгә, катлаулыракларны сорап ала. Һәм бу хәзергә кадәр шулай дәвам итә.
– Математика укытучылары Фәнилә Шакирова һәм Раилә Ахуновага сәләтләремне күреп, үстерергә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт, – ди Самат.
ОЛИМПКА ЮЛ
Ул – 4 сыйныфтан башлап математикадан район этабы җиңүчесе. 7 сыйныфтан бирле республика олимпиадаларында катнаша. 8, 9 сыйныфларда әлеге фәннән призер була. Узган ел төбәкара этапта катнашу өчен иң көчле математиклар белән Сочига бара. Быел ул – республика этабында җиңүче. Мөмкин булган 35 баллдан 35не җыеп (призер булган укучының баллы 29 була), дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнә. Ә физикадан призер Дипломына ия.
– Бу уңышларым – өстәмә шөгыльләнүнең нәтиҗәсе, – ди Самат.
Олимпиадаларда катнашу аңа яңа дуслар табарга да ярдәм итә.
– Төрле районнардан килгән уку алдынгылары белән ел саен очрашабыз, аралашып торабыз, – ди Самат.
ШӨГЫЛЬЛӘРЕ КҮП
Самат мәктәптә барлык фәннәрне дә бишлегә үзләштерә. Математика, физика, экономика, информатика, инглиз теле – иң яратканнары.
– Миңа беркайчан да өй эшләрен хәзерләү авырдан бирелмәде. Ә бу – өстәмә шөгыльләнү, алдынгы математиклар уздыра торган онлайн дәресләрне карау өчен вакыт күп кала дигән сүз, – ди Самат.
Ул гел дәреслек өстендә генә утыра икән дип уйлап ялгыша күрмәгез! Саматның шөгыльләре күп. Мәктәптә узган “Ел укучысы” исеменә ия. Җәен балыкка йөрергә ярата. Кечкенәрәк чагында шахмат түгәрәгенә йөргән. Аның буенча да җиңүләре күп. Баскетбол да – яраткан спорт төре.
Әти-әнисе Рамис–Лилиягә, апасы Азалиягә бик рәхмәтле.
– Алар – мине үсендереп торучылар, – ди.
– Бабам Рәис белән әтиемә бик сокланам. Аларның тырышлыкларын, хезмәт сөючәнлекләрен үрнәк итеп алам. Үзем дә алар кебек булырга омтылам, – ди Самат.
11 сыйныфтан соң егетнең хыялы Казан авиация институтына укырга керү. Киләчәген гамәли математика белән бәйләргә тели.
– Хыялым – яхшы белгеч һәм яхшы кеше булу, – ди Самат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев