Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район мәгариф системасына 95 ел тулу уңаеннан тантана узды

Район мәгариф системасы оешуга 95 ел тулу уңаеннан Мәдәният сараенда узган тантанада “Үткәннән башка киләчәк юк” дигән фикер кызыл җеп булып сузылды

Район мәгариф системасы оешуга 95 ел тулу уңаеннан Мәдәният сараенда узган тантанада “Үткәннән башка киләчәк юк” дигән фикер кызыл җеп булып сузылды.

Әгерҗе районы мәгариф оешмасының барлыкка килү вакыты дип 1927 ел исәпләнсә дә, аңа кадәр, 1922 елда, Иж-Бубыйда Әгерҗе кантонының мәгариф бүлеге оештырыла. Аның җитәкчесе шушы авылда дөньяга килгән якташыбыз – Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахмановның әтисе Котдус Абдрахманов була. Бертуган Бубилар исемен йөртүче Иж-Бубый мәктәбе коллективының шушы тарихи вакыйга белән бәйле рәвештә сәхнәлештерелгән күренеш тәкъдим итүе бәйрәмгә матур старт бирде.

Алга таба мәгариф идарәсе хезмәткәрләре район башкарма комитетында мәгариф бүлеге оештырылуга кагылышлы утырышның ничек узуын сәхнәләштереп күрсәттеләр. “Бүген без сезнең белән белем орлыгы утырттык. Алда безне зур эшләр көтә” дигән сүзләр белән тәмамланды утырыш.

Аннан мәгариф бүлеге оештырылган көннән алып бүгенгә кадәр, ягъни  95 ел дәвамында  башкарылган әлеге “зур эшләр” төрле этапларга бүлеп тәкъдим ителде. Болар – илдә наданлыкны бетерү, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы һәм илне торгызу, күчеш чорларында мәгарифне үстерү юнәлешендә башкарылган бихисап күп төрле эшләр. Алып баручылар, әлеге этаплар турында сөйләп, экраннан шуңа кагылышлы слайдлар тәкъдим ителгәндә тамашачылар мәгариф системасының гына түгел, илебезнең тарихын күз алдыннан уздырганнардыр. Чөнки ике тарих бергә үрелеп бирелде. 

Һәр этап турында сөйләгәндә хезмәт һәм тормыш юллары район мәгариф системасы белән бәйле булган бик күп шәхесләр искә алынды. Алар арасыннан бәйрәмгә кунак итеп чакырылганнары да бар иде. Бик күпләре бу көнне сәхнәгә күтәрелделәр йә сүз алдылар. Менә алар: педагогик династияләр вәкилләре, ветеран-педагоглар, мәгариф системасында озак еллар эшләгән җитәкчеләр, район мәктәпләрен төрле елларда тәмамлап районыбыздан читтә һәм туган төбәкләрендә хезмәт куючы күренекле якташлар, укытучылар, тәрбиячеләр, методистлар, педагог-оештыручылар, ата-аналар, укучылар... Хәтта бүгенге көндә инде юкка чыккан ат караучылар, кер юучылар, кочегарлар кебек һөнәр ияләре дә чакырулы иде тантанага.

–    Мин бүген сезнең арада булуыма бик сөенәм. Кешенең озын гомерле булуы аның тирә-ягында нинди кешеләр булуга да бәйле. Мин озын гомерле икән, димәк, моңа сез дә уңай йогынты ясагансыз. Рәхмәт сезгә, – диде 1985-1999 елларда район мәгариф идарәсе белән җитәкчелек иткән Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Шәфкать Халиков. 

Сүз уңаеннан, аның белән бергә бәйрәм сәхнәсенә төрле елларда мәгариф бүлеге белән җитәкчелек иткән Сирин Галиев, Александр Ардашев, Александр Шамшурин, Тамара Николаева да күтәрелделәр.

Район мәгариф идарәсенең хәзерге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина ветеран педагогларга, бүген мәгариф системасында хезмәт куючыларга тирән рәхмәтен җиткерде. 

–    Сез нигез салган эшләрне без лаеклы дәвам итә алабыз икән, монда укытучыларның, ата-аналарның һәм, әлбәттә, укучыларның тырышлыгы бик зур, – диде Вәсилә Гарәфетдиновна.  

Дуслар! Тулысынча газетаның җомга санында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев