Соңгы кыңгырау бәйрәме күңелләрдә ничек саклана
Бүген мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме уза. Ничә генә яшьтә булсак та, 25 майда (быел бәйрәм 26 майда узды) күңел яшьлеккә, тантаналы да, сагышлы да шушы бәйрәмгә әйләнеп кайта. Төрле елларда мәктәп тәмамлап, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән райондашлар белән әлеге бәйрәмгә кагылышлы истәлекләр барладык.
Резидә ЗАКИРОВА, Әгерҗе шәһәре:
- 1976 елда Әгерҗенең 76нчы (хәзерге 3нче) мәктәбен тәмамладым. Ул елны өч сыйныфка йөзләп егет-кыз (безнең сыйныфта 33 укучы иде) өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Укытучыларыбыз, бәйрәмгә килгән әти-әниләребез мәктәп формасы кигән, ак алъяпкыч япкан, чәчләренә ак бантлар таккан, кулларына лалә чәчәкләре тоткан кызларга, ак күлмәк, костюм кигән егетләргә сокланып караганнардыр. Әлбәттә, кыңгырау чыңлаганда үткәннән бигрәк, киләчәкне уйладык. Укырга керү, һөнәр алу... Бу минутларда әти-әниләребез дә шундый хисләр кичергәндер. Мәктәп директоры Валентин Репин, сыйныф җитәкчебез Валентина Зыкина һәм башка укытучыларыбыз иң матур теләкләрен юлладылар. Ә без аларга рәхмәт йөзеннән җырлар башкардык, шигырьләр сөйләдек.
...Еллар узды... Безгә белем биргән укытучыларыбыз якты дөньядан мәңгелеккә күчтеләр. Сабакташлар да сирәгәеп бара. Әмма күңелдә – мәктәп белән бәйле якты, матур хатирәләр. Быел мәктәп тәмамлавыбызга 50 ел. Район хакимиятендә эшләгән елларда күп тапкырлар Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашырга туры килде. Еллар үзгәрсә дә, буыннар алышынса да, бәйрәмнең асылы шул ук. Шуңа күңел сөенә.
Зөлфәт НУРИЕВ, Кичкетаң авылы:
- Мин 50 елга якын Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашам. 1975 елда 50 егет-кыз Барҗы мәктәбен тәмамладык. Ул вакытта Барҗыда да балалар бик күп иде. Салагыш, Уразай, Ямурза кебек авыллардан да килеп укыдылар. Агач мәктәпнең ишегалды халык белән шыгрым тулы. Ә без 8 һәм 10 сыйныф чыгарылыш укучылары бәйрәмне матур чыгышларыбыз, рәхмәтләребез белән бизәүчеләр булдык. Соңыннан Туктар чишмәсенә барып чәй кайнаттык, табын әзерләдек, күңел ачтык. Сыйныф җитәкчебез Тимергали абый Нурмөхәммәтов кырысрак булса да, һәрберебезне үз баласы кебек якын күрде.
1976 елда Барҗы мәктәбе ябылды, без яратып йөргән чишмә дә су астында калды.
Мин Алабуга педагогия институтын тәмамлап кайткач, Кырындыда эшләдем. Яшь педагог булсам да, 1982 елда чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына озаттым. 40 ел Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә дә, хәзер лаеклы ялда булсам да мәктәбебездә уза торган Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашам. Ул мине яшьлек елларыма алып кайта...
Эльвира НӘБИЕВА, Әгерҗе шәһәре:
- Мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәнебезгә 46 ел тулса да, гомеребезнең иң матур чагы булган әлеге вакытларны оныту мөмкин түгел. 1980 елда без 74нче мәктәпнең (хәзерге 2нче) ике чыгарылыш сыйныфындагы 50ләп егет-кыз өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Бик дулкынландыргыч бәйрәм булды ул. Безнең һәм параллель сыйныфның җитәкчеләре Агния Марова, Лариса Филиппованың үгет-нәсыйхәтләре безне гомер буе озата барды.
Үзебезнең сыйныф та бик актив. Һәр елны очрашабыз, мәктәп елларын искә алабыз, хатирәләр яңартабыз.
Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгәндә мәктәп белән бәйле күп чаралар уздырырга туры килде. Аларны оештырганда һәрвакыт үзебезнең укыган чорлар күз алдына килә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев