Татар теле буенча төбәкара олимпиада датасы билгеле
Татар теле hәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада 10-13 февральгә билгеләнгән.
(Казан, "Татар-информ"). Татарстанда россиякүләм олимпиаданың региональ этабына старт бирелде. Шулай ук Казанда татар теле hәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадасының төбәкара этабы узачак.
Региональ этапта катнашучылар үз белемнәрен 24 предмет буенча сыный алачак. Әлеге укучылар — муниципаль этап җиңүчеләре. Муниципаль этап 23 декабрьдә тәмамланган иде.
Олимпиадалар рус теле һәм әдәбиятыннан, татар теле һәм әдәбиятыннан, туган телләрдән, шул исәптән чуваш, удмурт, мордва телләреннән үткәрелә.
Татар теле hәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада 10-13 февральгә билгеләнгән дип хәбәр итә ТР мәгариф hәм министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев