Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарстан мәктәпләрендә бизнеска кагылышлы яңа программа старт ала

Дәресләр эшлекле уен форматында узачак

Октябрь аенда Татарстан мәктәпләрендә эшкуарлык күнекмәләрен үстерү буенча «Мәктәп бизнес-старты» программасы старт ала. Аның буенча 12 мең укучы белем алачак.

Дәресләр эшлекле уен форматында узачак – укучылар эшмәкәрнең портретын булдырачаклар, тест узачаклар, бизнес-план һәм PR-кампания белән үз проектларын тәкъдир итәчәкләр. Декабрьгә кадәр барлыгы 200 ләп чара оештыру ниятләнә.

Эшлекле уенны уңышлы үтәүче укучыларга эшкуарлык эшчәнлегенең теориясен һәм практикасын тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бирелә. Программаның йомгаклау этабы мәктәпнең хәйрия ярминкәсе һәм бизнес-кейс чемпионаты булачак.

Проектка барлыгы 200 педагог җәлеп ителәчәк. Яңа программа урта мәктәптә эшкуарлыкка өйрәтү өчен нигез бирәчәк. Ул яшьләрдә эшкуарлыкка карата кызыксыну уятуга һәм бизнес-лидерларның һәм новаторларның яңа буынын формалаштыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татарстанның Икътисад министрлыгы.

Фәния Лотфуллина, Мәгариф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев