Татарстан мәктәпләре 20 сентябрьдән дистанцион укуга күчә?
Министрлыкта комментарий бирделәр
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында сентябрь уртасыннан мәгариф учреждениеләре дистанцион укуга күчәргә мөмкин дигән имеш-мимешләргә җавап бирделәр.
Татарстан мәктәпләре 20 сентябрьдән дистанцион укуга күчәргә планлаштырмый. Бу турыда Таттарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
«Без бу булмас дип өметләнәбез. Бүген бернинди план да юк. Иң мөһиме, безнең сентябрьдә ябылачагыбыз турында әйтү өчен ниндидер алшартлар да юк», — диде спикер.
Шулай ук спикер бишкөнлек һәм шимбә көннәрендә онлайн-укулар кертү идеясен дә шәрехләде. «Бишкөнлек уку атнасына һәм шимбә дистанцион укуга күчү турында бердәм план юк. Әгәр дә мәгариф учреждениесендә шундый мөмкинлек һәм ихтыяҗ бар икән, алар моны уку планына зыян китермичә эшли ала», — диде Алсу Әсәдуллина.
Фото: архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев