Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстан мәктәпләрендә коронавирус очраклары бармы?

Балалар медицина күзәтүе астында

Уку елының беренче атнасында Татарстан укучылары һәм укытучылары, мәктәпләрнең башка хезмәткәрләре арасында коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары ачыкланмаган.

Бу хакта матбугат конференциясендә “Роспотребнадзор” Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде. Ул теге яки бу сыйныфта укучылар яки укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре арасыннан берсе чир йоктырган очрак өчен тиешле гамәлләр эзлеклелеге эшләнүен басым ясап әйтте. Авырып киткән кеше изоляцияләнәчәк, ә аның белән элемтәдә булучыларның һәммәсе медицина күзәтүенә алыначак, диде ул. Матбугат конференциясендә министр урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, хәзерге вакытта йогышлы авырулар госпитале булып үзгәртелгән 1 нче балалар хастаханәсенә мөрәҗәгать итүчеләр саны арту да күзәтелми.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев