Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстанда галимнәр саны 1999 елдан бирле иң югары күрсәткечкә җитте

Фәнни-тикшеренү персоналы саны, тарихи максимумга җитеп, якынча 16,5 мең белгеч тәшкил итә

Татарстанда фәнни тикшеренүләр алып баручы галимнәр саны төбәкнең заманча тарихында иң югары дәрәҗәгә күтәрелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, фәнни-тикшеренү персоналы саны, тарихи максимумга җитеп, якынча 16,5 мең белгеч тәшкил итә. Мондый күрсәткеч соңгы тапкыр 1999 елда, ягъни егерме елдан артык элек теркәлгән булган.

Шулай ук вице-премьер Татарстанның фәнни-технологик өлкәдә идарә системасының җитлеккәнлеген күрсәтә торган индекс буенча лидерлык позициясен саклап калуын билгеләп үтте.

Әлеге казанышлар 2022-2031 елларга игълан ителгән Фән һәм технологияләр унъеллыгының максатларына туры килә. Бу унъеллык Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев