Татарстанда IT-чемпион конкурсының икенче этабы башланды
Конкурсның икенче этабы 30 апрельдә тәмамланачак.
(Казан, 8 февраль, "Татар-информ"). 1 февральдән Татарстанда мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары өчен IT-чемпион конкурсының икенче этабы башланды. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста катнашучыларның төп бурычы - ата-аналарны һәм өлкәннәрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислардан актив файдалануга җәлеп итү һәм шул рәвешле иң күп балл җыю. Конкурс ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер грамоталылыгын арттыру максатыннан үткәрелә.
Узган елның ноябрь ахырында тәмамланган «IT-чемпион»ның беренче этабында 100 меңнән артык конкурсант катнашты. Балалар ата-аналарны һәм башка өлкән туганнарын ТР Дәүләт хезмәтләре порталында дөрес һәм тиз хезмәт алырга өйрәттеләр, аннары порталда һәр транзакция өчен баллар эшләделәр. Операция конкурсантларга уртача 9 һәм 11 балл китерде.
Һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында беренче этап нәтиҗәләре буенча өчәр җиңүче билгеләнде, аларга приз сыйфатында смартфоннар тапшырылды. Конкурсның беренче этабында 6 меңнән артык балл җыючылар бар иде. Бәйгедә барлык укучыларның 80% катнашкан Саба районы иң актив район булды.
Ярышларга керешер өчен укучыларга ата-аналарына яки башка өлкән туганнарына uslugi.tatarstan.ru порталына керергә ярдәм итәргә кирәк. Анда укучының edu.tatar.ru сайтындагы шәхси кабинетының логинын саклап калырга кирәк. Укучыларның логин порталында өлкәннәр күбрәк булган саен, чарада катнашучы баланың иң күп балл җыю мөмкинлеге дә күбрәк булачак.
Конкурсның икенче этабы 30 апрельдә тәмамланачак. Беренче турда җыелган баллар конкурсның икенче этабында да саклана. IT-чемпион бәйгесенең икенче этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә смартфоннар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/08/180427/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев