Татарстанда җитмешләп укучы төп дәүләт имтиханын татар телендә бирәчәк
Татарстанда 9 сыйныфны тәмамлаганда төп дәүләт имтиханын татар телендә бирү турында 70ләп бала белдергән. 23 укучы ирекле имтихан буларак татар теле һәм әдәбиятын сайлаган.
Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда белдерде.
"9 сыйныфны тәмамлаганда укучылар дүрт имтихан бирә: рус теле, математика һәм тагын ике фән укучы теләге белән сайлана. Соңгы ике имтихан кысаларында татар теле фәнен сайларга була. Моңа беркем каршы килми", – диде Һадиуллин.
Ә инде мәҗбүри рәвештә моңа кадәр уздырылып килгән дәүләт аттестациясе быел булмый. "Бишенче мәҗбүри имтихан баланың хокукларын бозу була, шуңа күрә быел аз гына үзгәрешләр кертелде. Белгәнегезчә, безне Рособрнадзор да, прокуратура да тикшерде", дип сөйләде министр урынбасары.
Шул ук вакытта укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен һәр мәктәп үзенчә тикшерергә хокуклы. Кемдер диктант, кемдер инша сайлый ала. Бу балаларның теләкләрен исәпкә алып оештырыла диде Һадиуллин.
БДИны, федераль кануннарга ярашлы, бары тик рус телендә генә бирә алалар, дип искәртте Илсур Һадиуллин. "Предметларны татар телендә укысалар да, балалар параллель рәвештә имтиханны урыс телендә бирүгә әзерләнә", диде түрә.
Былтыр Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак та, туган тел буларак та укыту ихтыярига калды. БДИны милли республикалар телләрендә тапшыру каралмаган.
(“Татар-информ“)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев