Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әти-әниләр татар теленнән имтихан тапшырды

Бүген Әгерҗе районы да “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне“ республика акциясенә кушылды.

 

Әлеге чарада авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 25 укучының әти-әнисе катнашты.

  • Акциядә теләге булган һәркем татар теленнән белемен сыный ала. Ул балаларның бердәм республика имтиханында нинди биремнәр үтәвен белергә теләүчеләр өчен оештырылды. Рус теленнән БДИ тапшыру тәҗрибәсе булса да, ата-аналар татар телендә әле тәүге тапкыр имтихан бирәләр, – диде катнашучыларга уңышлар теләп район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.

Имтихан биремнәре өч дәрәҗәдә эшләнгән иде: татар мәктәпләрендә укучылар, рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр, татар булмаган балалар өчен.

Сынау булачак кабинетларга әти-әниләр паспорт һәм гельле ручка белән генә кертелделәр. Тиешле бланкларны тутырганнан соң биремнәрне үтәделәр.

  • Имтихан әллә ни катлаулы булды димәс идем. Татар телен мәктәптә дә яратып укыдым. Китапханәче буларак, татар телендә әдәби китапларны да күп укыйм. 9 сыйныфта укучы кызыбыз Зиләнең имтиханнар елы. Бүген үземне сынау тапшыручы укучы урынына куеп карадым, – ди Әгерҗедән Чулпан Нурмөхәммәтова.

Ә менә Девәтернәдән килгән Гөлшат Хисмәтуллина иң өлкән сынау бирүче булгандыр.

  • 60 яшемдә парта арасына утырып, биремнәр эшләрмен дип һич күз алдына китермәгән идем үземне. Яшермим, бераз курку, каушау хисе дә булды. Әмма ничек кенә булмасын сынауны уңышлы тапшырдым дип уйлыйм. Укучыларга да дәүләт имтиханнарында Ходай түземлек бирсен, – диде Гөлшат апа.

Ата-аналарның сынау эшләрен Исәнбай мәктәбенең татар теле укытучысы, төп дәүләт имтиханы эшләрен тикшерү буенча аттестация комиссиясе эксперты Гөлназ Хуҗина җитәкчелегендәге комиссия тикшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев