Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тирсә укучысы “Мәдәни көндәлек“не авыл музейларына йөреп тутыра

Тирсә мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Сибатова “Мәдәни көндәлек“не тутыру буенча зур эш алып бара. Бу турыда әнисе Алия сөйли.

 

  • Уку елы башында һәр башлангыч сыйныф укучысына “Мәдәни көндәлек“ләр тараталар. 2нче сыйныфта укучы кызыбыз Азалия белән узган ел әлеге проектта катнашып, район күләмендә җиңүчеләр сафында булдык. Күбрәк эре шәһәрләрдәге истәлекле урыннарда, музей-китапханәләрдә йөреп хис-кичерешләребез белән уртаклашкан идек. Ә быел үзебезгә район эчендәге мәдәни объектларда булуны максат итеп куйдык. Ул акрынлап тормышка ашып та килә. Мәсәлән, узган атнада Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт, сәнгать мәктәбендә “Кыңгыраулар“, туган якны өйрәнү, Иж-Бубый музейларында булдык. Шушы көннәрдә Тәбәрлегә дә барырга уйлыйбыз. Анда да бик бай авыл музее һәм борынгыдан калган йортлар бар бит. Алга таба башка авылларга да сәяхәт итәрбез дип план корабыз. Аларда тупланган бай мәгълүматны  фотолар белән тулыландырып “Минем кичерешләрем“ дигән альбомга җыябыз. Кызыбызны төрле тарихи, истәлекле урыннарга алып бару үзебезгә дә бик ошый. Бергәләп тарих белән дә кызыксынабыз, төрле чараларда да катнашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев