Тирсә мәктәбендә герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чаралар узды
Алар Җәлил атналыгы кысаларында узган
Февраль ае мәктәбебездә чараларга бик бай булды. Туган телебездә үткәрелгән чаралар бөек герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлап оештырылды. 7 сыйныфлар арасында Җәлилчеләр турниры үткәрелде. Укучылар Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларны тыңладылар, презентация карадылар. Шагыйрь иҗаты, аның сугышчан батырлыгы турындагы сорауларга җаваплар эзләделәр. Укучылар шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре”, аларның туган илгә кайтып җитү тарихы белән кызыксындылар.
Герой шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен сөйләү буенча флешмоб оештырылды. Чарада 4-5 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шагыйрьнең балачагы турында сөйләгәндә укучыларның кызыксынуы тагын да артты. Мусаның спорт белән шөгыльләнүе, балыкка йөрүе турында белделәр. Аннары балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Муса Җәлил шигырьләре туган илне сөяргә, кадерләргә, батыр булырга өйрәтә. Укучылар кичәдән әнә шундый нәтиҗә ясадылар.
Башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Муса Җәлил эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. 1-4 сыйныф укучылары шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрне сәхнәләштерделәр. 5-6 сыйныф укучылары Данил Сәйфетдинов, Илвина Алишева Муса Җәлил шигырьләрен инглиз телендә сөйләделәр. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Альбина Ипоева шагыйрьнең Әгерҗедән Минзәләгә барганда Кадрәк авылында туктап, өч көн авыл кешеләре белән аралашуын укучыларга җиткерде.
Мәктәптә Бердәм Муса Җәлил дәресе үткәрелде. Дәресне 9 сыйныф укучылары ачып җибәрде. Ике командага бүленеп шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча викторина үткәрелде.
Йомгаклау чарасы Сугышчан җырлар фестивале булды. Һәр сыйныф сугыш темасына багышланган җырлар башкарды. Әлеге җыр фестивалендә яңгыраган җырлар герой шагыйребез һәм барлык сугыш батырларына дан җырлау булды.
Раушания НИЗАМБИЕВА,
Тирсә мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев