Төркия башкаласындагы бер урам Гобәйдулла Буби кызының исемен йөртә
Төркия башкаласы Анкараның Чанкыя районындагы бер урамга татар мөгаллимәсе Мәрьям Атмаҗа (кыз фамилиясе – Нигъмәтуллина) исеме бирелгән. Мәрьям – Иж-Бубыйның танылган мәгърифәтчесе Гобәйдулла Бубиның кызы.
- Әлегә кадәр бу райондагы Габдулла Тукай урамын белә идек, хәзер бертуган Бубиларның мәгърифәтчелек юлын, изге эшләрен дәвам иткән Мәрьям урамы да бар, – дип яза социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә соңгы елларда Мәрьям Атмаҗа һәм аның нәселе турында тирәнтен эзләнүләр алып баручы танылган журналист, язучы, КФУ аспиранты Айзирәк Гәрәева-Акчура.
Ул хәзерге вакытта Төркиядә яшәп иҗат итә, шул ук вакытта Татарстан белән дә ныклы элемтәдә тора.
Аңа кадәр Мәрьям Атмаҗаның исемен Татарстанда танытучы галим Айдар Хәйретдинов була. Аның тарафыннан язылган “Мәрьям Гобәйдулла кызы Нигъмәтуллина: Бубилар династиясенең билгесез вәкиле” дип аталган фәнни мәкаләдә мәгърифәтчеләр нәселенең серле һәм якты каһарманы Мәрьям турында күп кенә мәгълүмат бирелә.
Югарыда телгә алган язучы, галим, журналист эзләнүләреннән күренгәнчә, Мәрьям Нигъмәтуллина 1899 елда Иж-Бубый авылында дөньяга килә. Шушы авылда Мөхлисә Буби җитәкчелегендәге кызлар мәдрәсәсендә белем ала. Иж-Бубыйда хатын-кызлар һәм Бубиларның башка мәктәпләре ябылгач, Мөхлисә ханым Троицкига күчеп китә. Аңа ияреп киткән шәкертләре арасында Мәрьям дә була. Гомумән, аның Төркиягә кадәрге юлы бик күп төрле шәһәрләр, илләр аша уза. Ә менә Төркиядә Мәрьям Атмаҗа беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсир төшкән төрекләргә ярдәм күрсәткән батыр хатын-кыз буларак билгеле. Төрек чыганакларында хәбәр ителгәнчә, әсирләрне азат итү өчен Мәрьям туташ үз өлешенә тигән мирасын – патша заманыннан калган ун мең сум алтын тәңкәсен совет хөкүмәтенә тапшыра. Шул рәвешле, ул күп кенә төрек тоткыннарының туган ягына кайтуына ярдәм итә. Бу хакта аның турында “Әсирләрнең әнисе Мәрьям Атмаҗа” дип исемләнгән документаль фильм да төшерелгән.
Азат ителгән әсирләрнең берсе Али Рыза белән никахлашып, гаиләләре Төркиянең башкаласы Анкара шәһәрендә төпләнә. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр. 1945 елда гаиләләре Истанбулга күченеп китәргә мәҗбүр була. 1946 елда Мәрьям, йөрәге тотып, намазын укыган вакытта әлеге шәһәрдә вафат була. Сүз уңаеннан, Истанбулның Кадыкөй бистәсендәге бер урам шулай ук Мәрьям Атмаҗа исемен йөртә. Урамга аның исеме 90нчы елларда бирелгән булган.
– Өйрәнүләр, тикшерүләр, язмалар туплау барышында Мәрьям Атмаҗаның оныклары белән дә очрашу насыйп булды. Алар гыйлемле, гаярь йөрәкле Мәрьям әбиләре белән бик горурланалар, – ди Айзирәк Гәрәева-Акчура.
Озакламый әлеге авторның Татарстан китап нәшриятында “Мәрьям Буби” дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрәчәк. Димәк, бик тиздән Мәрьям Атмаҗаның тулы тормыш тарихы белән танышу мөмкин булачак.
– Вафатына 80 ел уңаеннан Мәрьям Буби тарихы туган авылына кайтып килә, – дип, сөенечен һәм горурлануын белдерде бу уңайдан якташыбыз – Бубилар тарихын өйрәнүгә шулай ук зур тырышлык куючы КФУ доценты, әдәбият белгече Гөлфия Гайнуллина. Шуны да искәртү кирәк: 2026 елда Бубилар нәселе белән бәйле тагын берничә түгәрәк дата билгеләп үтелә. Болар – Иж-Бубый авылындагы бертуган Бубилар мәдрәсәсе оешуга 245 ел; аның җитәкчеләре – мәгърифәтче Гобәйдулла һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларның тууына 160 һәм 155 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев