Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Тәрбия сәгате: балагыз компьютердан арына алмаса, нишләргә

Балаларны интернеттагы төрле төркемнәрдән ничек араларга? Аларның психологик иминлеген ничек тәэмин итәргә? Бу сораулар балалары, оныклары булган һәркемне борчыйдыр.

БАЛАГЫЗ НИНДИ САЙТ БЕЛӘН ДУС?

Әти-әниләргә аның түбәндәге киңәшләрен истә тоту да зыян итмәс:

  • Күбрәк вакытыгызны балагыз белән уздырырга тырышыгыз. Ул аның дуслары компьютер түгел, ә әти-әниләре икәнлеген белеп торсын.
  • Баланың компьютерда утыру вакытын чикләргә кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экран алдында  10-15, 7-8 яшьтәгеләргә  30-40, 9-11 яшьлекләргә бер сәгатьтән артыграк утырырга рөхсәт итмәгез.
  • Интернетта балагызның дусты буларак теркәлегез. Әгәр ул моны теләми икән, димәк, сәбәбе белән кызыксынырга һәм максатыгызга ирешмичә туктамаска кирәк.
  • Балагызның комментарийлары турында аның белән фикер алышыгыз. Ул яки кызыгызның интернет челтәренә ниләр урнаштыруын күзәтеп барыгыз.
  • Баланы интернетта сагалап торучы хәвеф-хәтәрләр турында кисәтегез.

МАКТАУДАН КУРЫКМАГЫЗ

Күп вакытта балага ата-ананың игътибары җитеп бетмәгәнгә ул үз дөньясына бикләнә. Гомумән алганда, әгәр баланы гел шелтәләп торсалар, ул күрә алмаска өйрәнә. Аның өстеннән көлсәләр – үз эченә йомыла. Гел кисәтеп торсалар, үзендә гаеп тоеп яши. Гаделлек күреп үскән бала үзе дә гадел булырга тырыша. Әгәр аны аңлыйлар һәм ярдәм итәләр икән, үз-үзенә ышанычы арта. Үзара аңлашу һәм дуслык хакимлек иткән гаиләдә үскән бала үзе дә тирә-яктагыларга яхшылык эшләргә тырыша. Баланы тәрбияләү аңа яратып, үзегез кушкан исем белән дәшүдән башлана. Юк кына гамәл кебек тоелса да, бала тәрбияләүдә хәтта бу да мөһим.  

Кайбер әти-әни баланы мактаудан курка. Масаеп, тәккәбберләнеп китмәсен, янәсе. Чынлыкта, урынлы булганда баланы мактаудан курыкмаска кирәк. Кайчак бала турында “аванс“ белән уңай фикер әйтү дә аның тәртибен, үз-үзен тотышын үзгәртүгә йогынты ясый. Баланы гафу итә белегез. Аны башка балалар белән чагыштырмагыз. Иң мөһиме, балагыз белән еш аралашыгыз. Шул чакта аның проблемаларын да, нәрсә белән кызыксынуын да, ни борчыганын да яхшы белерсез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев