Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Түбән Кама агросәнәгать көллияте тулай торагында беренче тапкыр капиталь ремонт үткәрелә

Монда элек гап-гади санузел да, душ та булмаган

Тимер юл училищесы тулай торагына бер тапкыр булса да кергән кеше узган гасырдагы караңгы коридорларны, ышкылып беткән агач идәннәрне, урыны-урыны белән штукатуркасы җимерелеп төшкән стеналарны күзаллыйдыр. 1970 елдан бирле ремонт күрмәгән бина акрынлап заманча төсмер ала. 

2020 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә элеккеге 27нче училище, хәзерге Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы эш белән тәэмин итүченең кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен ресурс үзәкләрне капиталь төзекләндерү программасына кертелә. Әлеге елны керү уңае, холл, киенү-чишенү бүлмәсе, спорт, актлар заллары, ашханә, башка ярдәмче биналарны үз эченә алган көнкүреш корпусы бинасын ремонтлыйлар. Быел мондый бәхет тулай торак бинасына да елмайган. Без бигрәк тә биредә белем алучы студентлар өчен шат, әлбәттә. Чөнки бүгенге заман кешесе элеккеге шартларда яшәргә тиеш түгел.    

–    Монда элек гап-гади санузел да, душ та булмаган, – дип сөйли филиал директоры Илшат Гайнетдинов. – Боларның барысын да егетләр белән бергә җиһазландырдык. Су җылыту өчен тен урнаштырдык. Ул чакта Горький тимер юлының Ижау төбәге буенча начальник урынбасары булган Александр Лапшинга рәхмәт. Ул төзелеш материаллары белән дә, эшчеләр белән дә ярдәм итте. 

Бик тиздән әлеге душ бүлмәләре, бәдрәф тарихта гына калачак. Без тулай торакның үзгәрүен үз күзләребез белән күреп кайттык. 

Бинаны ремонтлау эше ике этапта башкарыла. Беренчесенә 50 миллион сумнан артык акча тәгаенләнгән. Түбә ремонтланган, пластик тәрәзәләр куелган, фасад эшләре башкарыла. Сүз уңаеннан, бинаның тышкы ягының төсе Россия тимер юлларының корпоратив колерын (кызыл-ак-соры-кара) исәпкә алып сайланган. 

Иң югары – бишенче катны ремонтлау эшләре ахырына якынлаша. Керү уңаенда да эшләр – тәмамлану алдында. 

Электрүткәргечләр, куркынычсызлык системасы – барысы да яңа, янгын куркынычсызлыгы һәм сак хезмәте таләпләрен искә алып эшләнгән. Инженерлык челтәрләре дә тәртипкә китерелгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев