«Тырышлыкның нәтиҗәсе»: Кичкетаң мәктәбе укучылары математика олимпиадаларында ике ел рәттән призер булды
Эльмира Зиннәтуллина шәкертләре математика олимпиадаларында алты призлы урынга ия
Кичкетаң мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары математикадан олимпиадаларда матур уңышларга ирешкәннәр.
Менделеев шәһәрендә узган республика олимпиадаларында 3 сыйныф укучылары Гөлнара Исмоилова, Рамзан Маннапов ике ел рәттән призер булганнар.
(3 ләрнең 3 әр призер дипломы), 1 сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтҗанова да – ике тапкыр призер.
4 сыйныфтан Данил Җиһангәрәев район олимпиадасында призлы урын алган.
Гөлнара Исмоилова- җиңүче.
– Болар барысы да соңгы ике елда укучыларым белән математикадан аеруча тырышып, өстәмә рәвештә шөгыльләнүләрнең нәтиҗәсе. Алга таба да сынатмауларын телим! – ди укытучылары Эльмира Зиннәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев