Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Училищега яңа җитәкче билгеләнде

ГАЙНЕТДИНОВ Илшат Салих улы Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалы директоры итеп билгеләнде.

И.Гайнетдинов 1970 елда Әгерҗедә туган. 1997 елда В.И.Ленин исемендәге Киров дәүләт педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлаган. Армия хезмәтеннән кайткач 1991-1994 елларда Киров өлкәсендә, 1994-2000 елларда Әгерҗенең 2нче мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшләгән. 2000-2001 елларда район хакимиятенең физкультура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе, 2001-2019 елларда спорт бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкарды.

Илшат Гайнетдинов җәмәгате Маргарита Николаевна белән ике ул үстерәләр.

Ххх

Моңа кадәр көллият директоры булып эшләгән Раушания Альберт кызы Волкова, лаеклы ялга чыгу сәбәпле, җитәкчелек вазифасыннан азат ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев