Якташларыбыз мәктәп елларын искә ала
Укытучылар көнендә без кайчандыр авыл мәктәпләрендә белем алган, хәзер башкалабыз Казанда төрле тармакларда хезмәт куючы якташларыбызга мөрәҗәгать иттек. Алар күңелендә мәктәп еллары, хөрмәтле мөгаллимнәр ничек саклана икән?
Марс ТУКАЕВ – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
- Мин 1979 елда Салагыш урта мәктәбенә укырга кердем. Беренче сыйныфка Салагыш авылыннан 17 һәм Татар Чилчәсеннән бер – барлыгы 18 бала мәктәп бусагасын атлап кердек. Беренче укытучылар, безне белем дөньясына тәүге тапкыр алып кергән остазларыбыз Әлфирә апа Камараева һәм Гөлдәрия апа Нуриева булдылар. Үз авылларында башлангыч белем алганнан соң безгә Уразайдан биш укучы килеп кушылды. Ул елларда Салагыш мәктәбе тарихтагы шан-шөһрәтен тугрылыклы дәвам итте, укучылырга ныклы белем, үрнәк тәрбия бирде. Иң көчле шәһәр мәктәпләреннән калышмаган икән авылыбыз мәктәбе. Моны мин олы тормыш юлына баскач, башта Казан университетында, аннан инде чит илдә югары уку йортларында белем алганда, төрледән-төрле даирә кешеләре белән аралашканда, чит ил университетларында укытканда һәм аннан соң туган республикабызда эшләгәндә бик яхшы аңладым. Шуңа да безгә белем биргән укытучыларыбызга мең рәхмәтлемен! Аларның шактые инде гүр иясе. Мәңгелек урыннары җәннәттә булсын!
Бәйрәм уңаеннан авылыбыз һәм районыбыз укытучыларына исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, җаваплы эшләрендә уңышлар телим.
Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА – ТНВ – "Татарстан-Яңа Гасыр" телевидениесе мөхәррире:
– Мин – Нарат авылыннан. Башлангыч мәктәптә туган авылымда, аннары Девәтернә мәктәбендә укыдым. Беренче укытучым Тәзкирә апа Баһавиева безне кулыбыздан тотып язарга өйрәтте. Аның куллары шундый йомшак, учы шундый кечкенә иде. Минем янга килеп кабат кулымнан тотып яздырса иде дип теләп тора һәм шундый кечкенә, ак һәм йомшак куллар да була икән дип сокланып караганым истә. Укытучыбызның язуы да искиткеч матур, хәрефләре түгәрәк иде. Аның кебек язырга омтылсам да, алай ук камил булып чыкмады. Хәрефләрне укый да белмәгән, бакчадан гына килгән шук балаларны тәртипкә өйрәтү, аларга белем төшендерү нинди түземлек һәм осталык сорагандыр! Урта мәктәптәге укытучыларымны да бик яраттым. Алар беребезне дә чит-ят итмәде, ашадыгызмы, киендегезме, авырмыйсызмы дип гел сораштырып, кайгыртып укыттылар.
Ә Әлфия апа Галиеваны мин хәзерге һөнәремә юл күрсәтүче дип саныйм. 9 сыйныфка күчкәч аннан телевидениегә ничек эшкә урнашырга мөмкин булуын сорадым. Ул миңа, иң беренче чиратта, журналистлыкка укырга кирәклеген әйтте. Шул көннән бүгенге яшәү рәвешем башланды. Университетта исә факультетыбызның деканы, татар журналистикасын фән дәрәҗәсенә күтәргән шәхес Флорид Имамәхмәтов безне әтиебез кебек кабул итте. Авылдан килгән балага кала тикле калада ягымлы һәм кайгыртучан галимдә уку – зур бәхет. Шуңа күрә университет минем өчен хәзер дә үз өем кебек якын. Кадерле укытучыларым, остазларым! Сизгер булгансыз, дөрес юл күрсәткәнсез, якын иткәнсез – барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз.
Венер СӘЛИМОВ, Кырынды авылы, җырчы:
- Никадәр генә вакыт узса да, мәктәп еллары, гомернең иң матур, бәхетле чаклары истән чыкмый инде ул... Мин 1995-2005 елларда Кырынды урта мәктәбендә белем алдым. Без сыйныфта 14 (!) малай идек. Беренче укытучыбыз Рафилә апа Ибраеваның безне ничек каршы алганы, парта артына утыртканы, белем дөньясына кызыклы алымнар уйлап табып алып кереп китүе – әле дә хәтердә. Сыйныфта гел малайлар гына булсак та, без бик актив, мөстәкыйль идек. Укытучыларның төп ярдәмчеләре булдык дисәк тә ялгышмам. Әлбәттә, шаян-шук та идек, сугышкан чаклар да истә. Әмма без беркайчан да бер-беребезне рәнҗетмәдек, дус булып калдык. Мәктәптә нинди генә кичә-бәйрәм узса да иң беренче булып кызыклы чыгышлар әзерли идек, биюгә дә, җырга да осталыгыбыз артты, спортта да сынатмадык. Сәләтебезне үстерүгә укытучыларыбыз да зур тырышлык куйдылар. Наилә апа Нәфыйкова, Алсинә апа Габдрахманова, Чулпан апа Шәймәрданова һәм башка мөгаллимнәрне олы хөрмәт белән искә алам. Без укыган чорда директор булган Азат–Диләрә Фәрвазовлар да бик кешелекле, укучылар күңелен аңлый торган педагоглар булдылар.
Без беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханында сыналган чыгарылыш буларак та мәктәп тарихына кереп калдык. Имтиханнарны бик яхшы тапшырып, олы тормыш юлына чыгып киттек.
Безгә белем биргән укытучыларга, ветеран педагогларга, хәзерге балалар бакчасы-башлангыч мәктәп коллективына олы рәхмәтемне белдерәм. Минем киләчәк һөнәремне сайлауда, җырчы булып китүемдә сезнең өлешегез бик зур.
Хөрмәтле укытучыларымны һәм Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендәге барлык педагогларны бәйрәм белән котлыйм. Эшегездә җиңеллекләр, сәләтле укучылар, иң мөһиме, сәламәтлек телим. Иң гүзәл, иң сабыр, иң күркәм мөгаллимнәр булып калыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев