Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе кайчан башлана

Кабул итү кампаниясе тынычрак режимда булыр дип көтелә

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланачак, ул узган елгыга караганда тынычрак узар дип көтелә. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

«Югары уку йортларына документлар кабул итү 20 июньдә башланачак, 29 июльдә, документларны кабул итү тәмамлана, 17 августта — югары уку йортларына керүгә бәйле барлык процедуралар төгәлләнә», — диде министр.

Ведомство башлыгы быел кабул итү кампаниясе, эпидемиологик вәзгыятьне тотрыкландыруга бәйле рәвештә, тынычрак режимда узачак, дип саный. Шул ук вакытта, узган ел сынау узган барлык яңалыклар, шул исәптән документларны читтән торып тапшыру да кулланылачак, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев