Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Югары уку йортына керүчеләр өчен яңалык

Бу имтихан мәҗбүри булачак

Югары уку йортына кергәндә барлык белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре өчен дә рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри булачак. Россия Фән һәм югары белем министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Документ киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

«РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы бакалавриат һәм специалитет программалары өчен югары уку йортларына керү имтиханнарының исемлеген раслады», — диелә Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы хәбәрендә.

Әйтик, математика кайбер техник белгечлекләр өчен мәҗбүри сынау булып тора.

Информатика, физика, химия һәм чит тел ихтыяҗ булган очракта белем бирү оешмасы билгеләячәк сынаулар исемлегенә кертелгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев