Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

14 яшьлек бала югалган

Полиция һәм волонтерлар яшүсмерне эзли

Татарстанда инде икенче көн 14 яшьлек Раиф Собировны эзлиләр. 18 мартта Тукай районының Кызыл Байрак авылында ул өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Бу хакта Татарстанның «ЛизаАлерт» эзтабарлар отряды хәбәр итә.

Үсмернең буе – 160 сантиметр, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт-кара күзле. Ике яклы куртка (ул кызыл яки кара төстә булырга мөмкин), кара чалбар һәм караңгы зәңгәр ботинка кигән. Үзе белән кара төстәге биштәр алган.

Үсмернең кайда икәнлеге турында ниндидер мәгълүматыгыз булса, 8 800 700-54-52 яки 112 телефоны буенча шалтыратыгыз.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев