Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

21 яшьлек кыз өч килограмм чәчен ашаган

Анда сирәк очрый торган авыру булуы ачыкланган

Мәскәү өлкәсендә яшәүче кыз 3 кг чәчләрен ашаган. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте, дип яза "Интертат".

Щелково авылында яшәүче 21 яшьлек кызны хастаханәгә салганнар. Анда сирәк очрый торган авыру булуы ачыкланган. Бу турыда өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләгәннәр.

Табиблар бу кызның эчендә трихобезоар – чәчләрдән ясалган зур төен тапкан. Кыз «Рапунцель синдромы» белән чирли. Бу – психик авыру, кеше үз чәчен йолкып алып ашый. Чәч эшкәртелми һәм ашказанында төен булып җыела.

«Без пациентның өч килолы трихобезоарын алдык», – дигән табиблар.

Операциядән соң терелгәч, аны психотерапевтка җибәрәләр, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев