Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

32 яшьлек ир-ат наркотикларның законсыз әйләнеше өчен хөкем ителгән

Хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таныган

Әгерҗе районы прокуратурасы 32 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд ир-атны шактый зур күләмдәге наркотик чараларны законсыз сатуда һәм аеруча зур күләмдә законсыз сатуга омтылуда гаепле дип таныган. 

Судта билгеле булганча, 2023 елның язында гаепләнүче 230 граммнан артык наркотик чараны дистанцион рәвештә сатып алган. Бер өлешен танышына автомобиль арендасы буенча хезмәтләре өчен саткан, бер өлешен үзендә саклаган. Тентү барышында наркотиклар полиция хезмәткәрләре тарафыннан тартып алынган. 

Хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таныган, аңа карата сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасы сайланган. Суд гаеплегә карата тугыз ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү һәм каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү рәвешендәге җәза билгеләгән. 

Суд карары үз көченә кермәгән.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев