Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

32 яшьтәге ир-атнын автомобилен конфискацияләгәннәр

Суд ир-атны автомобиль руле артына кабат исерек килеш утыруда гаепле дип таныган

Әгерҗе районы прокуратурасы 32 яшьтәге җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд ир-атны автомобиль руле артына кабат исерек килеш утыруда гаепле дип таныган. 

Судта билгеле булганча, ир-ат 17 июль көнне салмыш хәлдә ВАЗ-21150 автомобиле белән идарә итә. Авылларның берсендә полиция хезмәткәрләре машинаны туктата. Әлеге ирнең элек тә исерек килеш руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылуы билгеле була. 

Ул үз гаебен таныган. Суд, аңа 200 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп итү рәвешендәге җәза билгеләп, ике ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән. Моннан тыш, автомобиль, җинаять кылу чарасы буларак, дәүләт милкенә конфискацияләнгән. 

Суд карары үз көченә кермәгән. 

Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев