Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

78 яшьлек әбинең йорты янып беткән. Фаҗиганең ВИДЕОсы чыкты

Әбине хастаханәгә алып киткәннәр

Кичә Тукай районының Илбухтино авылында янгын чыккан.

Янгын чыгу сәбәбе билгесез. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллы шәһәрендәге үз хәбәрчесе әйтте.  

Шаһитлар сүзләренчә, йортта яшәүче 78 яшьлек әби урамга йөгереп чыккан. Аның тәне пешкән. Ул ярдәм сорап кычкырган.

Берничә минуттан соң ут күршедәге йортка күчкән. Нәтиҗәдә, ике йорт та тулысынча янып беткән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын мәйданы 61 квадрат метр тәшкил иткән.

Һәлакәттә өлкән яшьтәге әби зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Янган икенче йортта кеше булмаган. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбе ачыклана.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев