Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

9 яшьлек кызның үпкәсенә бәйләү энәсе кадалган

Хәзер бала хастаханәдә

Санкт-Петербургта сәүдә үзәгендә уен зонасында имгәнгән кызны реанимациягә китергәннәр. Аның үпкәсенә бәйләү энәсе кадалган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте, дип яза Интертат.

Фаҗига 4 декабрьдә кич белән була. 9 яшьлек кыз әнисе белән бергә сәүдә үзәгенә килә. Әни кеше, баласы уйнаганда тик утырмас өчен, бәйләүләрен үзе белән алып бара.

Уйнаган чакта, кыз бәйләү әйберләре салынган пакетка абына һәм шуның өстенә егыла. Пакет эчендәге бәйләү энәсе балага кадала.

Бер энә кызның ян ягыннан тишеп керә һәм үпкәсенә кадала. Хәзер бала хастаханәдә, табиблар, аның хәле авыр, дип бәяли, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев