Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Авыл буйлап машинада йөргән 17 яшьлек исерек кыз коточкыч авария ясаган

Бер төндә 3 машина бәрелешкән

Тукай районының Иске Ерыклы авылында узган төндә 3 машина – «семерка», «ВАЗ-2114» һәм «Datsun on-DO» бәрелешкән. Бу турыда «Челнинские известия» яза, дип белдерде Интертат.

Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев сүзләренчә, «ВАЗ-2114» машинасы белән 17 яшьлек кыз идарә итә. Аның машина йөртү таныклыгы юк. Өстәвенә, кыз исерек була, аның канында 0,322 м/гл алкоголь булуы ачыклана.

Кызга карата административ кагыйдә бозу турында акт төзелгән. Машинаны штраф-стоянкага алып киткәннәр.

Фото: https://chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев