Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Аюдан курыккан ир белән хатын ике тәүлек агач башында утырган

Коткаручылар әйтүенчә, әлеге парның бәхете булган

Камчаткада аюдан курыккан ир белән хатын ике тәүлек агач башында утырганнар. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

Инна һәм Антон Богдановлар табигатьтә ял итәргә уйлыйлар һәм внедорожник белән урманга юл тоталар. Тик елга аркылы чыкканда, машиналары батып кала да алар лагерьга җәяү барырга мәҗбүр булалар.

Кайтканда аларга аю очрый. Ир хатынына агачка менәргә куша. Инна ире дә аның артыннан менә алсын өчен, аюга сулы шешә, ризык тутырылган пакетларны атып, аның игътибарын читкә юнәлтеп тора.

Аюдан курыккан пар ике тәүлек агач башында утыралар, чиратлап йоклап алалар. Ә бу вакытта җанвар әллә кая китми генә боларны көтеп йөри. Таң алдыннан ир белән хатын курткаларыннан факеллар ясап, елгага кадәр йөгереп киләләр. Аны йөзеп чыкканнан соң кабат агач башына менәләр, чөнки аю да алар артыннан куа килгән була.

Аюны аннан зуррак аю куркытып кына алар аннан котыла алган. Икенчесенең аларны көтеп торырга сабырлыгы җитмәгән. Аюлардан котылганнан соң ир белән хатын машиналарына кадәр йөгереп киләләр. Бераздан арыган, юешләнгән һәм ачыккан парны коткаручылар да табып алган.

Коткаручылар әйтүенчә, әлеге парның бәхете булган, чөнки аулау нияте булган аюдан качып котылу бөтенләй мөмкин эш түгел. Белгечләр сүзләренчә, җанвар корбанын ахыргача эзәрлекли.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев