Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Бәла-каза

Балыкчылар томанда адашкан

Бәла аяк астында

Татарстанда көймә белән балыкка киткән җирдән югалган ике балыкчыны коткарганнар. Алар камышлар арасында адашкан булган.

Минзәлә районының Ык елгасында ике балыкчының югалуы турындагы хәбәр 4 ноябрьдә кичке сәгать 5лрә тирәсендә килеп ирешә. Ир-атлар тирә-якта су булуын, яр буеның күренмәвен, томан аркасында кая барырга белмәүләрен хәбәр итә. Моннан тыш, алар бик нык туңуларын һәм ягулыкның бетүгә баруын әйтә.

Югалган балыкчыларны эзләргә коткаручыларга томан комачаулый. Шуңа да көймә яр буеннан 12 чакрым ераклыкта кичке сәгать 9дан соң гына табыла. 61 һәм 65 яшьлек балыкчылар үзләрен яхшы хис итүен белдерә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев