Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Бассейнда 16 бала агуланган

Бар кеше дә бинадан эвакуацияләнгән

Әстерханда 19 бала спорт комплексындагы күнекмәләрдән соң хлор белән агуланган.

Әстерхан бассейнында хлор парлары белән агуланганнан соң җинаять эше кузгатылган - биш яшьтән 12 яшькә кадәрге 19 бала зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган, балаларның алтысы реанимациядә, кислород астында. Хәлләре хәлиткеч түгел, шуңа күрә аларның янына әти-әниләрен кертергә рөхсәт ителгән.

Шулай ук шәһәр клиник хастаханәсенә җиде өлкән кеше китерелгән - бу әлеге бассейн урнашкан спорт комплексы хезмәткәрләре. Бар кеше дә бинадан эвакуацияләнгән.

чыкланганча, зыян күрүчеләр бүген иртән, дәресләрдән соң, үзләрен начар хис итә башлаганнар. Каза булган урында хәзер криминалистлар һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре эшли. Шулай ук бирегә Әстерхан өлкәсе губернаторы да килгән. Якынча мәгълүматларга караганда, чистарту технологиясе бозылу аркасында, су эшкәртү вакытында  хлор концентрациясенең артуы килеп чыккан. Бассейнны ким дигәндә ай ахырына кадәр ябарга карар кылынган.

Фото: http://pixabay.com

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев