Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Бер ир-ат бер төн эчендә 10 клиник үлем кичергән

Табиблар аны өч көн үткәннән соң гына, ясалма комадан чыгара алганнар

Петербургта яшәүче Антон Димов тумыштан килгән авыруы сәбәпле, тромбоз белән интеккән. Шуның аркасында ир бер төн эчендә 10 тапкыр клиник үлем кичергән. Бу хакта "КП" хәбәр итә.

Кайнар душта юынганнан соң, 30 яшьлек ир-атның хәле кинәт кенә начарланып китә.

Антон Димов сүзләренчә, ул хастаханәгә барыр алдыннан юынып аларга булган. Душтан чыкканнан соң, петербурглының йөрәге сулкылдап куйган, күз аллары караңгыланган, иреннәре күгәреп чыккан, ә очлыклары агарып киткән, сулышы кысыла башлаган.

"Ашыгыч ярдәм" табиблары килгәч тә, Димовны реанимациягә алып китәләр, анда аны ясалма сулыш аппаратына тоташтыралар. ИВЛ астында булуга карамастан, пациент канындагы кислород дәрәҗәсе кискен кимегән, бер-бер артлы клиник үлемнәр кичергән - 12 сәгать эчендә барлыгы 10 тапкыр "үлеп терелгән" ул.

Табиблар аны өч көн үткәннән соң гына, ясалма комадан чыгара алганнар.

"Мин аңыма килгәч, миннән трубканы чыгардылар, мин ниһаять нәрсәдер әйтә алдым. Моңарчы трубкалар тамакта иде. Ягъни син нәрсәдер әйтергә тырышасың, ә тавыш юк. Аларны чыгаргач, мин үз тавышымны ишеттем, һәм бик җиңел булып китте", - дип сөйләгән ир-ат.

Аның бөтен уйлары "тулысынча нормаль тормышка кайту, үз сәламәтлеген тергезү".

Чыганак: Шәһри Казан 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев