Бер ир-ат фатирында 20 чит ил кешесен теркәгән
Үз фатирында егерме мигрантны теркәгән
Казанда чит ил кешеләрне фатирында теркәгән 26 яшьлек ирне хөкем иткәннәр. Узган елның февралендә ул миграция мәсьәләләрен хәл итүче бүлеккә якын чит илләрдә яшәүче 20 кешене үз фатирында теркәдем дип документлар китерә. Асылда мигрантлар анда яшәмәгән.
Аңа карата «Чит ил кешесен ялган теркәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Аны 1 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев