Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәла-каза

Биектауда зур авария: машина йөртүчеләрнең берсе авыр хәлдә

Юл һәлакәте кичә булган

Биектау районындагы трассада ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең икесе дә хастаханәдә.

Юл-транспорт һәлакәте кичә сәгать җиделәр тирәсендә Казан - Малмыж автомобиль юлында Шәпше торак пункты янында килеп чыккан. "КИА" һәм "Лада" машиналары кара-каршы бәрелешкән.

Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, автомобильләр юлның ике ягына чыгып очкан.

Машина йөртүчеләрнең берсе салонда кысылып калган. Ашыгыч ярдәм табиблары һәм коткаручылар бик тиз килеп җитте, дип сөйләгән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары. Ике машина йөртүче дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган һәм Казанның 7нче номерлы шәһәр хастаханәсенә озатылган. Аларның берсе авыр хәлдә.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев